Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирус әни булырга комачаулый

Кеше гомерен 10 елга кыскарта

Коронавирус кеше гомерен 10 елга кыскарта! Россия Фәннәр академиясенең функциональ медицина-генетика фәнни үзәгенең функциональ геномика лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы Анча Баранова бу көннәрдә шундый шаккатыргыч белдерү ясады.

«Кешеләр яшь булганда аларның иммунитеты нык була. Алар коронавирус кебек бик күп төрле катлаулы чирләрне җиңә. Картайгач авырулар да арта. Соңгы елларда бу исемлеккә коронавирус та өстәлде. Шуңа күрә хәзер уртача гомер озынлыгы 10 елга кыскара», – дип белдергән галим. Биолог фикеренчә, ике-өч буыннан соң кешеләр коронавирусны хәтта даруларсыз да җиңелрәк кичерәчәк. Әлегә исә коронавирус көндәлек тормышыбызда ныклап тамыр җәюен дәвам итә. Соңгы арада ковидның яңа билгеләре күзәтелә башлаган. Коронавирусның икенче дулкынында кешеләрнең күбрәк ашказаны-эчәк тракты системасы зыян күрә, ди белгечләр. Шуңа күрә хәзерге вакытта ковид белән авыручыларда укшу, косасы килү, диарея һәм аппетит югалу кебек билгеләр дә күзәтелә икән.

Сүз уңаеннан, коронавирус белән авырып терелгән хатын-кызның йөккә уза алу ихтималы бермә-бер кими икән. «Ковид ЭКО юлы белән әни булырга җыенган хатын-кызларга да аяк чала», – дип белдергән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының хатын-кызның репродуктив сәламәтлеге буенча штаттан тыш баш белгече Наталия Долгушина. Күпсанлы тикшеренүләр коронавирус белән авырган хатын-кыз организмында күкәй күзәнәкләренең шактый кимүен күрсәткән. Коронавирус ир-атның нәсел калдыру сәләтенә дә тискәре йогынты ясый ала, дип кисәтә белгечләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада узган тәүлектә 62 кеше коронавирус йоктырган. Шуларның 21е – хастаханәдә, калган 41 кеше өйдә дәвалана. Яңа очракларның күбесе Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус белән 26,8 мең кеше авырган, шуларның 23,1 меңе терелгән. Барлыгы 1077954 кеше вакцина ясаткан. Белгечләр коронавируска каршы вакцина белән беррәттән гриппка каршы прививка да ясатыр чак җитте, дип кисәтә. Дөрес, әлегә республикада грипп очраклары ачыкланмаган. Аның каравы ОРВИ белән авыручылар саны арта бара. Бу хакта шушы көннәрдә журналистлар белән очрашкан Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина да кат-кат искәртте. «Сентябрьдән республикада ОРВИ чоры башланды. Күрсәткечләр эпидемиологик чиктән 18 процентка югарырак. Шуңа күрә әлегә ниндидер өстәмә чикләүләр кертергә җыенмыйбыз. Әмма хәлләр катлауланса, булырга да мөмкин», – дип белдерде ул.

Чыганак

Фото: detsad95.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев