Ашказаны-эчәклектрактына бәйле проблемалар
АКШның Авыруларны контрольдә тоту һәм кисәтү үзәге галимнәре яңа коронавирус белән чирләгән өлкәннәрдә MIS-A ялкынсыну синдромы барлыкка килү ихтималын ачыклаган. Ул балалар һәм яшүсмерләрдә дә авыр өзлегүләргә китерә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Кискен респиратор авырулар белән чирләмәгән пациентларда йөрәк һәм ашказаны-эчәклектрактына бәйле проблемалар туган.
Белгечләр АКШ һәм Бөек Британиядә 21-50 яшьлек пациентларда теркәлгән 16 очракны тасвирлаган. Аларда аритмия булган, 12 кешенең температурасы күтәрелгән, бары тик сигезендә генә респиратор симптомнар күзәтелгән. Нәтиҗәдә, ун кеше реанимациягә эләккән, икесе вафат булган.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев