Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кош гриппы буенча хәл катлаулана

Уяу булыгыз

Күчмә кошларның көньякка очып китүе сәбәпле, кош гриппы буенча хәл көннән-көн катлаулана. Оренбург, Саратов, Самара өлкәләрендә, безгә якын Башкортостанда, Сверловск өлкәләрендә авыру очраклары бар инде. 

Исегезгә төшерәбез: кош гриппы – кискен йогышлы вируслы авыру. Аны йоктырган кошның ашкайнату, тын алу органнарына зыян килә, йорт һәм кыргый кошларның күпләп үлүе күзәтелә. Кыргый су кошларының әлеге авыруга табигый тотнаклыгы бар, йорт кошлары исә вирус йоктырган очракта күпләп үләләр. Дәвалау ысуллары әлегә юк. Авыру кошны йә чалырга, йә юкка чыгарырга кирәк. Бу, үз чиратында, бик зур икътисади зыян китерә. 
Грипп белән авыруның билгеләре булып азыктан һәм судан баш тарту, кисәк кенә йомырка салудан туктау, кошның үз-үзен тотышы, кикригенең төсе үзгәрү һәм башкалар тора. 

Төп кисәтү ысуллары – йорт кошларын читкә чыгармау, авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошларын, аларның продуциясен бары тик тиешле ветеринар документлар булган очракта гына читтән кертү. Кыргый кошларны куркытыр өчен ишегалларына карачкы һәм башка шундый чаралар урнаштырырга киңәш ителә. 

Эпизоотик хәлне контрольдә тоту максатыннан район ветеринария берләшмәсе тарафыннан йорт кошлары даими күзәтеп торыла. Белешмәлекләр таратыла. 
Йорт кошларының халәтен сез дә контрольдә тотыгыз. Авыру яки үлгән кошка юлыккан очракта кичекмәстән ветеринария белгечләренә хәбәр итегез. Кош гриппы буенча хәл катлаулану сәбәпле, каз-үрдәкләрне ачык сулыкларга якын җибәрмәгез. Кошны хәзердән үк иткә суеп кую да яхшырак. Чөнки авыру ачыкланган очракта билгеле радиуста барлык кош-корт юкка чыгарылачак. 

Бу уңайдан сораулар килеп туса, 24613, 24642 телефоннарына шалтыратыгыз. 

Ольга АКУЛОВА,
ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев