Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мандаринны кемнәргә ашарга ярамаганлыгын әйттеләр

Сау-сәламәт кешеләргә дә чама хисен белергә кирәк

Ашказаны җәрәхәтеннән, гастриттан интегүчеләргә, ашказаны асты бизендә һәм үт куыгында көйсезлекләр булган кешеләргә җимешне күп ашарга ярамый

Һәммәбезне мөкиббән итүче мандаринның ашкайнату системасында көйсезлекләр булган кешеләргә зыян китерә алуын белүчеләр сирәк. Нутрициолог, фитнес-тренер Наталья Кушнир “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Ул мандаринның В, Р, К, Д витаминнарына, шулай ук минералларга, кальций, магний һәм калийга бай булуын искә төшергән. Моннан тыш мандарин кәефне күтәрә. Ник дигәндә, нәкъ менә шушы җимеш бәйрәмне, бигрәк тә Яңа елны күз алдыбызга китерә.

Шул ук вакытта, Кушнир билгеләп үткәнчә, ашказаны җәрәхәтеннән, гастриттан интегүчеләргә, ашказаны асты бизендә һәм үт куыгында көйсезлекләр булган кешеләргә җимешне күп ашарга ярамый. Шулай ук сау-сәламәт кешеләргә дә чама хисен белергә кирәк, чөнки мандарин аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев