Нәселдә аллергиядән тилмерүчеләр булса, балага да күчәргә мөмкин
Сәламәтлек

Нәселдә аллергиядән тилмерүчеләр булса, балага да күчәргә мөмкин

Аллергия нәселдән килә торган авыру

Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе аллергология үзәге табибы Дамира Әхмәтҗанова аллергия әти-әниләрдән балаларга күчү ихтималы турында сөйләде.

«Иң беренче чиратта, аның нәселдән килә торган авыру икәнен әйтү кирәк. Әти-әнинең берсе аллергия белән авырса, балага да күчү ихтималы 20 процент, икесе дә авырса, 50-80 процентка кадәр үсә. Аллергия балага күчмәсен өчен, нәрсә эшлим икән, дип сорап киләләр. Ул лотерея сыман дип җавап бирәм: геннарыгыз эләксә, 50гә 50 очракта бала аллергияне алырга мөмкин», — диде табиб «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Дамира Әхмәтҗанова әйтүенчә, аллергия мутация белән килеп чыгарга да мөмкин. «Кайвакыт „әти-әнисендә дә юк, баласында бар“ диләр. Ә берничә ел узгач, әйтик, бер биш елдан әтисендә килеп чыкты, дип сөйлиләр», — диде аллерголог.

Табиб сүзләренчә, элек аллергия күбрәк 40-50 яшьтә генә ачыкланса, хәзерге яшьләрдә 20-30 яшьтән үк сиздерә башлый, кайбер балаларда тууга башлана. «Без ул авыру яшәрә баруын күрәбез», — дип белдерде Дамира Әхмәтҗанова.  

Чыганак

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев