Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Путин мөһим йөкләмәләр бирде

Алар вакцинация белән бәйле

 Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятенә коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын үтәүне, шулай ук вакцинация темпларын күзәтүне шәхси контрольдә тотарга кушты.

Кремль сайтында 10 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының йөкләмәләр исемлеге чыкты. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлтелгән чикләү чараларын вакытында кертүне һәм үтәүне шәхси контрольгә алырга», диелгән документта.

Шулай ук инфекциягә каршы халыкны вакцинацияләү темпларын арттыруны төбәкнең югары вазифаи затлары шәхси контрольгә алырга тиеш.

Анда йөкләмәләрне үтәү буенча җаваплы итеп төбәк башлыклары билгеләнүе турында да әйтелгән.

Бу йөкләмәне үтәү срогы 30 ноябрьгә кадәр һәм алга таба ай саен билгеләнгән.

Владимир Путин элек тә губернаторларга төбәкләрдә коронавирус таралу вазгыятен мөстәкыйль бәяләү һәм вакытында кирәкле чаралар кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев