Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

РКБ табиблары коронавируска каршы вакцина турындагы фейкны кире какты

Ялган хәбәргә ышанмагыз!

Социаль челтәрдә, коронавируска каршы вакцина ясатмаска өндәп, татарча сөйләгән бер хатын-кызның язмасы кешедә шик уятты. Ул үзен Республика клиник хастаханәсенең физиотерапия бүлеге хезмәткәре дип атый.

Прививкадан соң температура күтәрелә, вакцина сыналмаган, хастаханәдә күп табиблар аны ясатмады ди. Әмма, бу хәбәр дөреслеккә туры килми.  

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әлеге язмага аңлатма бирде. “18нче сырхауханә белән берлектә, клиника хезмәткәрләре өчен коронавируска каршы вакцина ясату оештырылды. Республика клиник хастаханәсенең 107 хезмәткәре прививканы ясатты, вакцинацияләү дәвам итә. Шикле чыганаклардагы хәбәрләргә ышанмаска киңәш итәбез. Республика клиник хастаханәсе  табибларының коронавируска каршы вакцина ясатмаулары турындагы хәбәр ялган,” – диде Рафаэль Шәвәлиев. 

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев