Россиядә Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны йөз меңнән артып киткән
Сәламәтлек

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны йөз меңнән артып киткән

Тәүлек эчендә әлеге авырудан 384 үлем очрагы расланган

. Россиядә Covid-19 инфекциясеннән үлүчеләр саны йөз меңнән (100 017) артып киткән. 

Тәүлек эчендә әлеге авырудан 384 үлем очрагы расланган, дип хәбәр иттеләр журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта.

«Соңгы тәүлектә 384 үлем очрагы теркәлгән… Россиядә Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 100 017 кеше вафат булган», — диелгән РИА Новости хәбәрендә.

Аерым алганда, соңгы тәүлектә Мәскәүдә — 52, Санкт-Петербургта — 36, Ростов өлкәсендә 24 кеше үлгән. 

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев