Соңгы тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары юк
Карантинда булучыларны тикшерү дәвам итә.
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 коронавирусы белән авыруның 75 яңа очрагы ачыклаган. Авыру очракларының күбесе Казанда (24 кеше) теркәлгән. Икенче урында — Чаллы (23 кеше), өченче — Түбән Кама (7 кеше).
Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 1698 кеше терелгән, шул исәптән узган тәүлектә - 246.
Әгерҗе районында коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән.
– Соңгы тәүлектә 14 хәбәр теркәлде, җинаятьләр юк. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 14 беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев.
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка субъектлардан килеп карантинда булучыларны тикшерү дәвам итә.
Сәламәт булыгыз! Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев