Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Барлыгы 192 кеше ковид корбаны булган
Кичә Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экпертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.
Бу юлы коронавирустан 1941 елда һәм 1978 елда туган хатын-кызлар һәм 1980 елда туган ир-ат үлгән. Шулай итеп, республикада эпидемия башланганнан алып коронавирустан 192 кеше үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев