6 балада COVID-19 табылган
Тулада коронавирус очраклары ачыклануы аркасында балалар бакчасын карантинга япканнар. COVID-19 6 - бала һәм шәфкать туташында табылган.
Тула мәгариф үзәге хәбәр итүенчә, балалар бакчасы карантинга ябылган. Башта коронавирус дәвалануда булган шәфкать туташында расланган. Әлеге хәбәрдән соң тиешле анализлар дежур төркемгә йөргән барлык хезмәткәрләрдән һәм балалардан алынган.
Ә бакчаны дезинфекцияләү эшләре үткәрү өчен япканнар. Дежур төркемгә йөргән 6 балада COVID-19 табылган. Аларда әлеге авыру җиңел формада уза, сабыйлар табиблар күзәтүе астында, өйдә дәвалана.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев