Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Әгерҗедә үзенчәлекле балаларга үзенчәлекле спектакль күрсәттеләр

Барысы да бик канәгать калдылар

Инвалидлар декадасы кысаларында бүген Әгерҗенең "Талантлар салават күпере" иҗат йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чираттагы кечкенә бәйрәм оештырылды. Балаларга спектакль күрсәттеләр, алар өчен флешмоб үткәрделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

"Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар сәхнәләштерелгән тамашаны рәхәтләнеп карадылар, артистлар белән аралаштылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемләрен ныгыттылар. Бүген бу кечкенә рәхмәтле тамашачылардан позитив диңгезе, кызыксынучанлык һәм ихлас елмаюлар бөркелде!" - дип билгеләп үтте Әгерҗе районы ДБИ бүлеге җитәкчесе Раушания Тимкина.

Башкалар да бердәм һәм җылы атмосферада үткән чарадан бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев