Әгерҗелеләр “Гомерләрне коткарганда“ акциясенә кушылды
"Мәрхәмәтле Татарстан" изге гамәлләр эстафетасының Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан уздырылган "Гомерләрне коткарганда" акциясенә Әгерҗе районы да кушылды. Ул яшьләр арасында үз теләкләре белән кан бирүне популярлаштыруга багышланды. Мәдәният сарае каршында йөрәк формасындагы кызыл шарлар бәйләме тоткан ак халатлы медицина хезмәткәрләре урамнан үтеп баручыларны битараф калдырмады. Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының профилактика...
"Мәрхәмәтле Татарстан" изге гамәлләр эстафетасының Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан уздырылган "Гомерләрне коткарганда" акциясенә Әгерҗе районы да кушылды. Ул яшьләр арасында үз теләкләре белән кан бирүне популярлаштыруга багышланды.
Мәдәният сарае каршында йөрәк формасындагы кызыл шарлар бәйләме тоткан ак халатлы медицина хезмәткәрләре урамнан үтеп баручыларны битараф калдырмады. Район үзәк хастаханәсе поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Лидия Нуриева белән медицина хезмәткәре Рамил Журавлев шәһәрдәшләргә шарлар һәм Донорлар көненә багышлап ясалган мәгълүмати буклетлар бүләк иттеләр. Аларга "үз гомерегездә бер генә тапкыр булса да кан тапшырганыгыз булдымы?" дигән сорау белән дә мөрәҗәгать иттеләр.
- Әгәр дә сәламәтлегең, теләгең бар икән, нигә әле кан бирмәскә? Бу изге гамәлең белән бер генә кешенең гомерен саклап кала алу да - олы бәхет, - диде Әгерҗедән күп тапкыр донор булган Елена Григорьева.
Тирсәдән Марат Галиуллин да кан тапшырган көнен яхшы хәтерли.
- Ул вакытта мин армиядә хезмәт итә идем әле. Медицина тикшерүе узганнан соң теләге булган һәркем кан тапшырды. Соңыннан да авыруларга ярдәм итә алуыма сөенеп йөрдем әле, - диде Марат.
Шәфкать туташы Людмила Латифова игелекле чарада ел саен катнашырга тырыша икән.
- Беренче тапкыр унҗиде яшемдә - студент вакытта донор булдым. Шуннан бирле ел саен диярлек кан тапшырам, - диде ул.
Чынлап та, авыру кеше үзен коткарулары өчен кемгә бурычлы булуын, аның тамырларында кемнең каны агуын белми дә бит. Бөтендөнья донорлар көне уңаеннан менә шундый акцияләр уздыру - башка берәүне савыктыру өчен үз канын биргән кешегә рәхмәт әйтер өчен дә бер сәбәп ул.
Лилия РӘСУЛОВА.
Белешмә:
Әгерҗе районында барлыгы унбиш мактаулы донор яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев