Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казанда 13 студент суррогат эчеп агуланган, өчесе авыр хәлдә

Туган көн бәйрәм иткәннәр

Казанда суррогат аракы эчеп агуланган 12 кеше хастаханәдә ята. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кичә кич белән 1999-2000 елда туган студентлар Салмачы бистәсендә арендага алынган коттеджда туган көн бәйрәм итәргә җыела. Алар биш литрлы баллон белән суррогат ала һәм метил спирты белән агулана.

Метанол белән агуланган яшьләрне бүген 7 хастаханәгә китерәләр. Хәзерге вакытта биш кыз, җиде егет биредә ята, өчесе авыр хәлдә. Mash Iptash каналы хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә барлыгы 19 кеше булган.

Агуланган яшьләрнең унысы Башкортстан кешеләр, икесе Казанныкы. Алар барысы да Казан вузларында укучы студентлар, диелә матбугат чараларында чыккан хәбәрләрдә.

Бәйрәмдә булган кызларның берсе Мәскәүгә китәргә өлгергән, аның хәле билгеле түгел.

Татарстан прокуратурасы әлеге вакыйганы тикшерә. Казанда студентларның агулануы турындагы белешмәне тикшерү хакында ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, яшьләр әлеге аракыны танышларыннан сатып алган. 5 литрлы канистрада бернинди маркировка да булмаган. Алар аракыны эчүгә хәлсезләнгән.

Салмачы бистәсендә унике кеше метанол белән агуланганнан соң, «Сатып алучыларның сәламәтлегенә һәм тормышы иминлеге таләпләренә җавап бирми торган товарлар сату» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Якынча версия буенча, студентлар билгесез сатучыдан алкоголь сатып алган. Тикшерү эшләре бара. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев