Кырынды авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Әлеге бина районда «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында төзелгән
Яңа ел алдыннан Кырынды авылында яшәүчеләр өчен сөенечле зур вакыйга булды. Биредә республика программасы буенча сафка баскан модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды. Бу – районда “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән унҗиденче медицина учреждениесе.
Кырындылыларның шатлыгын бүлешкән район башлыгы Ленар Нургаянов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз теләкләрен җиткерделәр.
– Өлкән буынның авыр шартларда хезмәт куйганын беләбез. Чынлап та, бар уңайлыклары булган мондый медицина учреждениеләре авылларга бик кирәк, – диде Ленар Фәритович һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән ачылган әлеге заманча бинага авыл халкына бары тик профилактик максатларда гына йөрергә язсын дигән теләген җиткерде.
Әлфия Гомәр кызы катлаулы чорда яшәсәк тә илкүләм һәм республика программаларының барысы да гамәлдә булуын билгеләп үтте.
– Социаль объектлар төзелә, юллар ремонтлана, мәктәпләр, балалар бакчалары, йортлар төзекләндерелә. Болар барысы да – халыкның яшәү рәвешен яхшыртуга тәгаенләнгән программалар, – диде.
Ал тасманы кисеп бинага узганнан соң район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников биредәге шартлар белән таныштырды.
– Кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү, диагностика күзәтүе өчен бар уңайлыклар тудырылган. Фельдшер Гөлфия Әхмәтшинаның һәм аның ярдәмчесе Эльза Сәхәбетдинованың әлеге мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып эшләвен телибез, – диде ул.
Гөлфия Әнвәр кызы – районда иң тәҗрибәле фельдшерларның берсе. Аның хезмәт стажы – 37 ел. Төп эш урыны Шаршады фельдшерлык-акушерлык пункты булса да, 1,5 ел инде Кырындыга да килеп хезмәт күрсәтә. Биредә узган ел диспансерлаштыруны йөз процент үтәгәннәр. Кырындылылар медицина хезмәткәрләренең эшеннән канәгать булуларын белдерделәр һәм рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
– Районда иң беренче булып 2012 елда Шаршадыда ФАП ачылган иде. Унике елдан соң Кырындыда шундый ук пунктта эшләргә туры килә. Әлбәттә, авыруларны заманча пунктта кабул итә алуыбыз сөендерә. Биредә күптөрле медицина ярдәме күрсәтү белән бергә, күз басымын да үлчибез, холестерин, гемоглобинны да тикшерәбез, йөрәккә ЭКГ да ясыйбыз, – диде Гөлфия ханым.
Бәйрәм тантанасында ФАП төзелешенә зур өлеш керткән һәркемгә, бигрәк тә һәр эштә башлап йөргән авыл җирлеге башлыгы Рамис Мәүликәевка да олы рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Белешмә: 2025 елда республика программасы буенча Иске Чекалдада фельдшерлык-акушерлык пункты ремонтланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев