Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Мошенниклар прививка һәм вакцинага бәйле алдау схемасы уйлап тапкан

Сак булыгыз, ышанмагыз!

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән күмәк вакцинация башлангач, мошенниклыкның яңа схемасын барлыкка килергә мөмкин.

«Известия» Россия һәм БДБ илләрендә Avast компаниясе вәкиллеге башлыгы Алексей Федоровка сылтама белән хәбәр итүенчә, мондый «мәгълүмат» социаль челтәрләрдә дә, фейк сайтларында да пәйда булуы ихтимал. 

«Джет мәгълүмат системасы» компаниясенең гамәли анализлау лабораториясе белгече Екатерина Рудая фикеренчә, мондый схемалар инде бу айда ук таралачак. Гражданның шәхси мәгълүматларына керү өчен, җинаятьчеләр дәүләт хезмәтләре порталы аша прививка ясатуга язылу рәсмиләштерергә тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, экспертлар билгеләп үткәнчә, чит ил яки Россиянең «әле чыкмаган» вакциналарын сатып алу  турындагы тәкъдимнәр белән фишинг хатлар пәйда булырга мөмкин.

«Киберҗинаятьчеләргә шундый тәкъдимнәр белән бер көнлек сайтлар булдыру кыен булмаячак», — дип өстәде Федоров.

Прививкаларга каршы булганнарга вакцинация турында фейк паспортлары яки поликлиникага бармыйча гына прививканы турыдан-туры өйдә ясатырга тәкъдим итә башларга мөмкиннәр. Мондый очракларда җинаятьчеләр гражданның шәхси мәгълүматларын да алырга омтыла.

Дөньяда прививка ясау кампанияләре старт алу сәбәпле, бу темага фишинг инде дистәләрчә процентка арткан.  

Чыганак

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев