Төрек галимнәре коронавирусны 10 секунд эчендә ачыклый торган прибор уйлап тапкан
Сәламәтлек

Төрек галимнәре коронавирусны 10 секунд эчендә ачыклый торган прибор уйлап тапкан

Приборның нәтиҗәлелеге 99 процент тәшкил итә

Төркиянең Билькент университеты галимнәре кешенең коронавирус инфекциясе йоктырганмы-юкмы икәнлеген 10 секунд эчендә ачыклый ала торган прибор уйлап тапкан. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Diagnovir җайланмасының эш принцибы үрнәкләрне репликацияләүгә түгел, ә оптик үзлекләргә нигезләнә. Моның өчен авыз куышлыгындагы лайлалы тышчаның үрнәге алына һәм ул махсус эретмә белән катнаштырыла.

«Процесс биосенсорлар өчен махсус эшләнгән уяткычларны ачыклау микросхемасы аша башкарыла», - дип белдерде галимнәр.

Алар әйтүенчә, клиникага кадәрге тикшеренүләр вакытында приборның нәтиҗәлелеге 99 процент тәшкил иткән.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев