Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗе горурлыгы Максим Грошев отпуск ялы вакытында туган шәһәренең боз сараенда шөгыльләнә

Ул күп кенә казанышлар иясе

Яшь, талантлы хоккейчы Максим Грошев НХЛ “Тампа-Бэй Лайтнинг” клубының уенчысы булып тора. Ул отпуск ялы вакытында туган шәһәре Әгерҗегә кайткан, дип хәбәр итә “Боз сарае”. 

“Спутник” боз сараенда ул күнегүләр ясавын һәм Төньяк Америкада узачак уеннар алдыннан көч җыюын дәвам итә. 

Максимның казанышлары: 

- Хоккейчы карьерасын “Спутник” Әгерҗе командасында башлый, аннары “Ижсталь” (Ижевск) һәм “Металлург” (Магнитогорск) командалары өчен чыгыш ясый. 

- 2019 елда КХЛда клубның иң яшь уенчысы булып, “Нефтехимик”командасы өчен дебют ясый. 

- КХЛда Мәскәү “Динамо”сына каршы иң яшь гол авторы. 

- 2020 елгы Дөнья чемпионатының көмеш медале иясе. 

- 2020 елның НХЛ драфтында 85 нче номерлы “Тампа-Бэй” клубы тарафыннан сайлана. 

- 2024 елда НХЛ клубы белән өч еллык контрактка кул куйган. 

Без Максимның уңышлары белән горурланабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев