Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Актанышта узачак көрәш бәйгесендә әгерҗелеләр дә катнашалар

Муса Җәлил истәлегенә 56нчы тапкыр оештырылучы көрәш турнирын быел Актаныш кабул итә.  Әлеге район “Ватаным Татарстан” газетасы призларына үткәрелүче көрәш турнирын беренче тапкыр кабул итә.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Актанышта 13-15 февраль көннәрендә “Ватаным Татарстан” газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион көрәш турниры узачак. Быелгы ярыш тарихта 56нчы тапкыр үткәрелсә дә, Актанышта ул беренче тапкыр оештырылачак. “Татар-информ”га бу хакта “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин хәбәр итте.

Турнирда 400дән артык көрәшче катнашуы көтелә. Ярышларның көн тәртибенә килгәндә, 13 февральдә көрәшчеләрне үлчәү каралган. 14 февральдә турнирның ачылу тантанасы һәм бил алышулар башланачак, ә 15 февральдә финал ярышлары көтелә. Көрәш өлкәсендә узган елга нәтиҗәләр дә ясалачак. Ярышларның төп хөкемдары итеп Айрат Гәрәев билгеләнгән. 

Илнар Хөснуллин катнашучылар саны узган елгыдан да ким булмас дип фаразлый. “Үткән ел 400дән артык көрәшче катнашты. Быел да аннан да ким булмас дип уйлыйм. Килми калган районнар гадәттә юк иде. Тик араларында бер-икесе килми калырга мөмкин, анысын төгәл генә әйтеп булмый”, - диде ул.

Әлеге ярышта Әгерҗе районы көрәтшчеләре дә катнашырга җыена. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/11/180605/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев