Бүген – Физкультурачылар көне
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, ветераннар һәм спорт сөючеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезнең республика, Россия күләмендәге казанышларыгыз ихтирам һәм соклану хисләре уята. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яуларсыз дип ышанабыз. Әгерҗебездә хәзер спорт белән ныклап шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Тиздән күптән көтелгән бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасы...
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, ветераннар һәм спорт сөючеләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Сезнең республика, Россия күләмендәге казанышларыгыз ихтирам һәм соклану хисләре уята. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз һәм киләчәктә дә яңа үрләр яуларсыз дип ышанабыз. Әгерҗебездә хәзер спорт белән ныклап шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бар. Тиздән күптән көтелгән бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасы булачак. Ә бу - спорт күгендә яңа йолдызлар балкыячак дигән сүз.
Сезгә уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын. Районыбызда спорт яратучылар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар күп булсын дигән теләктә калабыз.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.
Ххх
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, ветераннарыбыз! Уртак бәйрәмебез котлы булсын!
Кайсы гына спорт төрен алсак та - милли көрәш, кул сугышы, кул көрәше, футбол, хоккеймы - безнең спортчылар барысында да югары үрләр яулыйлар. Тренерларыбыз, физкультура укытучылары үсеп килүче буынны спортка тартуда көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар. Без районда спорт белән шөгыльләнү өчен ныклы шартлар тудырылуына да сөенәбез.
Яуланган үрләр саклансын, авырлыклар куркытмасын иде. Кулга-кул тотынып әле озык еллар эшләргә язсын безгә.
Хөрмәт белән спорт бүлеге җитәкчесе Илшат ГАЙНЕТДИНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев