Бүген Әгерҗедә ир-егетләр арасында бадминтон ярышы булды
Бүген “Олимп“ спорт комплексында ир-егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бадминтон ярышы булды.
Анда 10 ир-егет әлеге спорт төрендә осталыкларын күрсәттеләр. Тәҗрибәле бадминтончылар белән бер мәйданга 2нче мәктәп укучылары Данил–Динар Галимуллиннар, Илнат Ибраһимов, Даниэль Трусов чыктылар. Үзләре белем ала торган мәктәптә бадминтон белән шөгыльләнүче бу яшүсмерләр Удмуртия беренчелегенә узган ярышларның призерлары буларак та танылдылар инде.
Районның баш табибы Эдуард Овчинников, училище, Сарсак-Омга лицее директорлары Илшат Гайнетдинов, Сергей Маркитонов, Чаллыдан әлеге ярышка махсус кайткан Олег Латыйфов, күп тапкыр Әгерҗедә бадминтон буенча җиңүче булган Аликс Дәүләтшин, студент егет Хуршет Кенджаев җиңү өчен җан аттылар. Нәтиҗәдә, Аликс Дәүләтшин беренчелекне яулады. Икенче-өченче урыннарда – Хуршет Кенджаев, Олег Латыйфов, дүртенчедә – Даниэль Трусов.
Бәйгене оештырган Илшат Гайнетдинов, җиңүчеләрне котлап, киләчәктә бадминтон буенча ярышлар дәвам итәчәген белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев