Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Бима чаңгычысы Богдан Павлов Көньяк Сахалинда ярышларда катнаша

8-17 февральдә Көньяк Сахалинда “Азия балалары“ беренче халыкара спорт уеннары уза.

Анда Татарстан җыелма командасы составында безнең районның Бима мәктәбе укучысы Богдан Павлов чаңгы ярышларында катнаша.

Спорт уеннары сигез төрдә үткәрелә: биатлон, тау чаңгысы спорты, чаңгы, трамплиннан чаңгыда сикерү, фигуралы шуу, сноуборд, хоккей һәм шорт-трек. Бүгенге көнгә 17 илдән спортчылар катнашырга теләк белдергән. Алар: Вьетнам, Гонконг, Индонезия, Иордания, Казахстан, Камбоджа, Монголия, Непал, Пакыстан, Корея Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Таиланд, Төркмәнстан, Япония, шулай ук Мәскәү, Татарстан, Башкортостан, Саха (Якутия)дан һәм башка республика, федераль округлардан командалар булачак.

Чаңгы ярышында катнашучы Богданга зур уңышлар телибез! Аңа җиңү белән кайтырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев