Бик эссе булачак!
2020 елның 17 октябрендә "Спутник" боз сараенда 2020-2021 елгы сезон кысаларында Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.
Анда Әгерҗе шәһәренең "Спутник" командасы һәм Актаныш командасы очрашачак.
Ярышлар 14.00 сәгатьтә башлана.
Хоккей сөючеләрне безнең команда өчен җан атарга чакырабыз. Безнең спортчыларга сезнең ярдәм бик мөһим! Бозда бик эссе булачак!
Үзегез белән маска һәм индивидуаль яклау чарасына ия булу һәм 1,5 м. социаль дистанцияне саклау мөһим.
12+
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев