Әгерҗе чаңгычылары районнар арасында 4 команда урынын яулады
Спорт дөньясында

Әгерҗе чаңгычылары районнар арасында 4 команда урынын яулады

Команданы котлыйбыз

5-9 гыйнвар көннәрендә Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй" спорт комплексында 17-18 яшьлек (2003-2004 елгы) егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнары җыелма командалары: барлыгы 17 команда, 140 кеше катнашты.

Әгерҗе спорт мәктәбе данын тренерлары Орехов Г.М. һәм Яркеев Е. В. җитәкчелегендә шәкертләре яклады.

Безнең команда өч ярыш нәтиҗәләре буенча районнар арасында 4 команда урын яулады.

Чаңгычылар командасын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев