Әгерҗе хоккейчылары Мамадышта Бөтенроссия ярышларында катнаша
Спорт дөньясында

Әгерҗе хоккейчылары Мамадышта Бөтенроссия ярышларында катнаша

Зур уңышлар телибез!

2021 елның 13 гыйнварыннан 14 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә А.В. Тарасов исемендәге "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчыларының 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында зона этабы уза.

Тренер Гарифуллин Әсхәт Наил улы җитәкчелегендә 2006-2007 елгы "Спутник" җыелма командасы Алабуга шәһәреннән һәм Менделеевск шәһәреннән килгән команда белән очраша.

Без хоккейчыларга уңышлар телибез, җиңү белән кайтыгыз!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев