Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев “Нефтехимик“ клубының иң яхшы яңа уенчысы дип танылды

Сезон нәтиҗәләре буенча команданың иң яхшы уенчысын сайлап алуда Түбән Кама клубы җанатарлары тавыш бирде.

Якташыбыз бу сезонда “Нефтехимик“ хоккей клубы составында КХЛ матчында катнашкан иң яшь хоккейчы иде (аңа ул вакытта 17 яшь иде). Бу чемпионатта Грошев 39 уенда катнашкан. Россиянең яшьләр җыелма составында Дөнья чемпионатында көмеш призер булды.  

 

Хоккей дөньясына танылган якташыбыз Максим Грошев турындагы язманы укырга тәкъдим итәбез. Ул “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында нәкъ бер ел элек басылган иде.

Аның исеме хоккей дөньясында танылды

Апрель аенда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Швециядә узган хоккей буенча Дөнья чемпионаты ярыш­ларын телевизор экраннарыннан, интернеттан күзәтүчеләр 24нче сан астында уйнаган һөҗүмче Максим ГРОШЕВ исемен комментаторлар авызыннан еш ишеттеләр. Ә без аның белән чын мәгънәсендә горурландык. Чөнки ул – үзебезнең егет. Әгерҗедә туып, хоккей дөньясына беренче адымнарын нәкъ менә биредә ясаган спортчы.

ХОККЕЙ ТАРТМАСЫННАН

БАШЛАНГАН ӨЙРӘНҮЛӘР

2006 елда Максимга биш яшь тулгач әтисе Евгений аны Ижауга тренировкага йөртә башлый. Ул чагында Әгерҗедә әле Боз сарае да төзелмәгән, хоккей тартмалары да булмый. Берникадәр вакыттан соң 3нче мәктәп янында хоккей тартмасы куелгач, үзе дә балачактан спорт белән ныклап шөгыльләнгән Евгений улына хоккей уйнау серләрен төшендерә. Бәхеткә, 2008 елда Әгерҗедә Боз сарае төзелеп, ул чактагы күп малайларның хоккейчы булу хыяллары тормышка аша. Ул вакыттагы спорт бүлеге начальнигы Илшат Гайнетдинов тәкъдиме белән 2001 елгылардан “Спутник“ командасы туплана. Максим да әлеге команда составына кертелә. Тренерлар Алексей Яковлев, Әсгать Гарифуллинның хоккей “җене“ кагылган бу шәкертләре, чынлап та, берникадәр вакыттан Татарстан чемпионатында көмеш медаль яулап сөендерәләр. Әле дә хәтердә: әлеге чемпионаттан кайткач район җитәкчелеге команданы, аларның әти-әниләрен, тренерларын җыеп олы рәхмәт сүзләре җиткергән иде. Шунда «ә хоккей сезнең укуга зыян китермиме» дигән сорау бирелгәч тә, тренерларның «без һәрдаим аларның көндәлекләрен тикшереп торабыз. Билгеләре төшә башлый икән, хоккей белән шөгыльләнүдән туктатабыз» дигәннәре хәтердә калган. Команда капитаны Максим Грошев ул вакытта ук яшьтәшләренә уку һәм боз өстендә үзен ышанычлы һәм иркен тотуы белән үрнәк була. Ул шул елларда тугыз тапкыр “Иң яхшы уенчы“ исемен яулый. Әгерҗелеләр белән уйнаудан тыш аны Ижау­ның «Ижсталь» командасына да чакырып, Россия беренчелегенә барган уеннарда катнаштыралар. Ул вакытта Максим әле нибары 5 сыйныф укучысы гына була.

ТҮБӘН КАМА ЗУР КИҢЛЕКЛӘР АЧТЫ

2001 елгылардан тупланган «Спутник» командасы уенчыларының берничәсе хоккейны гомерлек юлдашлары иттеләр дисәк тә ялгыш булмас. 5 сыйныфны Әгерҗенең 4нче мәктәбендә тәмамлаган Максим Грошевны да Түбән Каманың «Нефтехимик» яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнергә чакыралар. Шулай итеп, 6 сыйныфка ул әлеге шәһәрнең бер мәктәбендәге спорт сыйныфына укырга бара.

– Ул вакытта баламны Түбән Камада калдырып кайтканда нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ижаудан килгән яшьтәше белән фатирда яшәделәр. Әлбәттә, башта безгә дә, аңа да бик авыр булды. Хәзер инде барысы да җайлашты. Менә инде ничә еллар Түбән Кама белән Әгерҗе юлына тузан кундырмыйбыз, – ди әнисе Ольга ханым.

– Мин спорттан башка бер генә көн дә яши алмыйм. Дәресләрдән соң һәр көнне тренировкага барам. Арыган чаклар да була. Әмма спортны сайлавыма үкенмим һәм моның өчен әти-әниемә бик рәхмәтле, – ди Максим үзе.

Сүз уңаеннан: Максим быел 11 сыйныфны тәмамлый. Ул бик яхшы билгеләргә генә укый. Хыялы – бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керү.

ТАТАРСТАННАН БЕРДӘНБЕР

ХОККЕЙЧЫ

Швециядә узган Дөнья чемпионаты ярыш­ларына сайлап алынгач та “сынатмаска“ дигән максат куя Максим. Чынлап та, Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган, “Иң яхшы уенчы“ исемнәренә лаек булган Әгерҗе егете команданы икенче урынга чыгаруга лаеклы өлеш кертте. Россия командасының ун ел инде әлеге чемпионатта призлы урынга эләккәне юк иде.

 Һөҗүмче Максим көндәшләре капкасына алка керткән саен комментаторларның аның турында мәгълүмат бирүләре без – җанатарлар өчен зур горурлык булды. 

– Әлбәттә, финалда турнир хуҗалары Швеция командасы белән уйнау җиңел булды димәс идем. Чөнки безгә ике көн рәттән бозга чыгарга туры килде. Аннан соң бер голыбыз бөтенләй саналмады, – ди Максим.

– Чемпионат барган көннәрдә бик нык дулкынландык. Россия командасы өчен якыннарыбыз, дусларыбыз, танышларыбыз, барлык Әгерҗе, Түбән Кама хоккейчылары, гомумән, бөтен ил көч бирде. Безнең өчен көмеш медаль дә – зур уңыш ул. Алга таба улыбызга безне, райондашларыбызны җиңүләре белән әле күп тапкырлар сөендерергә язсын, – ди Ольга ханым.

Чын ир-егетләр уены булган хоккейда Әгерҗедән әле моңа кадәр зур үрләр яулаган спортчы юк иде. Максим – беренче карлыгач. Киләчәктә аның очышлары биек, җиңүләре күп булуын телибез.

 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

БЕЛЕШМӘ:

Максим Грошев 2001 елның 14 декабрендә Әгерҗе шәһәрендә туган.

Ул – Ольга–Евгений Грошевлар гаиләсендә өлкән малай.

Биш яшендә хоккей белән шөгыльләнә башлый.

Әгерҗенең «Спутник» командасы составында хоккей серләренә нык­лап төшенә.

2013 елдан Түбән Каманың «Нефтехимик» яшүсмерләр-спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта әлеге шәһәрнең “Реактор“ клубында 90нчы сан астында уйный.

2019 елда хоккей буенча Россия җыелма командасы составында Дөнья Чемпионатында көмеш медаль яулады.

Әтисе Евгений Александрович тимер юлның “Локо-Тех“ предприятие­сендә мастер, Боз сараенда тренер вазифаларын башкара, әнисе Ольга Анатольевна «Ак Барс Страхование» компаниясендә эшли.

Энесе Даниил «Спутник» командасы составында уйный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев