Әгерҗе районында унберенче тапкыр “Мари чаңгы юллары“ ярышы узды
Быел Әгерҗе районында унберенче тапкыр уздырылган “Мари чаңгы юллары”нда 150дән артык чаңгычы катнашты.
– Без әлеге спорт чарасының матур традициягә әйләнүенә үзебез дә сөенәбез. Авылдашлар, туганнар, дуслар, милләттәшләрне очраштыра-күрештерә торган бәйрәмне сагынабыз, ел саен зур әзерлек белән көтеп алабыз, – ди республикабыз мариларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Күләгәшнең хөрмәтле кешесе Олег Третьяков.
Быел мари чаңгы юллары ярышын уздыруны Кадрәк авылы активистлары үз өстенә алды. Йөзләгән спорт сөючене сәламләп авыл җирлеге башлыгы Александр Михайлов аларга уңышлар теләде. Чарага ерак араларны якын итеп олысы-кечесенең чаңгылар белән килүенә сөенүен белдерде. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та мариларның эшкә уңган, җыр-биюгә оста, спортта алдынгы булуларын билгеләп үтте.
Бәйрәмгә килүчеләр тирә-якка тәмле исләрен таратып табада чыжлап пешкән беленнән авыз итте, самавырда кайнаган хуш исле үлән чәе эчте. Стартка кадәр спортчылар тәннәрен җылыттылар, җанатарлар мари көйләренә тыпырдадылар.
Спорт сөючеләр Кадрәк, Бима, Күләгәш, Пеләмеш, Ожбуй, Байтуган, Кам.Ключ, Әгерҗе, Сарапул, Пермь, Ижау, Кече Пургадан килгәннәр иде. Чаңгычылар 21 категориядә узыштылар. Гаиләләр “Гаилә эстафетасы“нда, командалар катнаш эстафетада җитезлекләрен күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев