Барлык катнашучылар медальләр белән бүләкләнде
28 февральдә Әгерҗе районы делегациясе традицион Кама чаңгы марафонында катнашты. Быел марафон юбилейлы булды һәм 20 тапкыр үткәрелде.
Әгерҗедән Тукмачева Людмила җиңүче булды һәм хатын-кызлар арасында 10 километрга 60+яшь категориясендә беренче урынны яулады.
Үз дистанцияләрендә финишка килгән калган катнашучылар медальләр белән бүләкләнде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев