Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары кар көтә

Беренче этап тәмам

Кичә безнең чаңгычылар Алабуга шәһәрендә 2003 елда туган һәм аннан да яшьрәк чаңгычылар арасында узган ТР беренчелегеннән кайттылар. Беренче көнне чаңгыда ирекле стиль белән иң яхшы вакытны Адилә Семенова күрсәтте (тренер - Яркеев Е.В.), ул 58 катнашучыдан 15 урынны яулады.

Икенче көнне 2005 елда туган Николаева Зинаида (тренер - Орехов г.м.) кросста 52 катнашучы арасында 10 урын алды.

Яңа сезонга әзерлекнең беренче этабы тәмам. Ярыш нәтиҗәләре буенча билгеле бер нәтиҗәләр ясалачак һәм яшь спортчылар хаталар өстендә эшләячәк.

"Барлык балалар да булдырдылар! Сабырлык төбе сары алтын! Алга таба барабыз һәм кар явуын көтәбез", - дип шатлыгы белән уртаклаша команда тренерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев