Әгерҗе спортчылары мини-футбол буенча турнирда икенче урын яулады
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары мини-футбол буенча турнирда икенче урын яулады

Алга таба да уңышлар телибез!

28-29 ноябрь көннәрендә Ижау шәһәрендә мини-футбол буенча "Матур уйна-2020" республика турниры узды.

Турнирда барлыгы тугыз команда катнашты.

Төркем этабында безнең "Олимп" командасы гомуми 16:2 исәбе белән ике уенда да җиңү яулады.

Алтын финалда әгерҗелеләр "Русфан" командасын 9:3 исәбе белән җиңде һәм Алабуга шәһәренең командасына 4:2 исәбе белән оттырды.

Нәтиҗәдә, тренер Илдар Идиятов җитәкчелегендәге "Олимп" командасы II урынны яулады.

Котлыйбыз!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев