Мәскәүдә кобудо буенча узган Россия күләмендәге ярышлар Әгерҗе спортчылары күңелендә зур җиңүләр белән истә калачак.
Илебезнең 24 төбәгеннән бер меңгә якын яшь спортчылар катнашкан бәйгедә кечкенә генә Әгерҗедән дә егет-кызлар, көндәшләрен җиңеп, пьедесталга күтәрелделәр. “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында Рөстәм Майоров кулы астында шөгыльләнүче 12 спортчы медальләргә лаек булдылар. Альбина Кавиева, Валерия Маркитонова, Сөләйман Трейдин, Снежана Зорина – беренче, Адам Трейдин, Ярослав Гордеев, Анастасия Таҗиева, – икенче, Диана Иванова, Рузель Саттаров, Айдар Рәхимов, Максим Ерусланов, Дамир Зәйнетдинов өченче урыннарны алдылар. Алар медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев