Әгерҗе спортчылары пьедесталга күтәрелделәр
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары пьедесталга күтәрелделәр

Ижауда кул көрәше буенча узган ярышта 15 командадан йөздән артык спортчы җиңү өчен җан атты. Алар арасында Әгерҗе спорт мәктәбенең каты куллы егет-кызлары да бар иде.

Үз үлчәүләрендә Рузилә Шаһиева, Руслан Закиров, Клавдия Плотникова – беренче, Илшат Иксанов, Святослав Тарасов – икенче, Даниил Красноперов дүртенче урын алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗе командасы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев