Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә бадминтон популярлык яулый

Илшат Гайнетдинов бадминтон ярышында җиңүчеләргә ТРдагы бадминтон федерациясе исеменнән бүләкләр тапшырды.

Соңгы елларда бик күпләрнең бадминтонга тартылуы әлеге спорт төренең Әгерҗедә дә популярлашуына китерде.

“Олимп“ спорт комплексында узган ярышка да әгерҗелеләр белән осталыкта сынашырга Ижау, Чаллы, Кече Пургадан спорт сөючеләр килгән иде. Мәктәп укучылары да, урта яшьтәгеләр дә, өлкән буын да җиңү өчен җан аттылар. Нәтиҗәдә, хатын-кызлар арасында укучыларны әлеге спорт төренә өйрәтүче 2нче мәктәп укытучысы Гөлфия Шәймәрданова, Чаллыда укучы Әгерҗе кызы Альбина Яруллина, Әгерҗедән Арина Поносова беренче-өченче урыннарны алдылар.

Ир-егетләрнең уйнавын күзәтү дә мавыктыргыч булды. Әгерҗедән Алекс Дәүләтшин белән Ижау спортчысы Влад Матвеевның яшь аермасы 30 елга якын. Әмма көчләр тигез диярлек. Шулай да тәҗрибә өстенрәк чыкты. Алекс Дәүләтшин – беренче, 2нче мәктәп укучысы Динар Галимуллин – икенче, Влад Матвеев өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев