Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗедә беренче тапкыр кышкы биатлон узды

Бүген Әгерҗедә беренче тапкыр район хәрби комиссары Кубогына мәктәп укучылары арасында кышкы биатлон ярышлары узды. Шәһәрнең дүрт мәктәбеннән дүртәр укучы эстафетада узыштылар. Биш йөз метр араны узганнан соң алар граната аттылар һәм дистанцияне дәвам иттеләр. Стартның беренче метрларыннан ук алга ыргылган 1нче гимназиядән Ромео Сярэтянудан соң эстафетаны кабул итеп алган...

Бүген Әгерҗедә беренче тапкыр район хәрби комиссары Кубогына мәктәп укучылары арасында кышкы биатлон ярышлары узды.

Шәһәрнең дүрт мәктәбеннән дүртәр укучы эстафетада узыштылар. Биш йөз метр араны узганнан соң алар граната аттылар һәм дистанцияне дәвам иттеләр. Стартның беренче метрларыннан ук алга ыргылган 1нче гимназиядән Ромео Сярэтянудан соң эстафетаны кабул итеп алган Алена Васильева, Виктория Орлова, Владислав Савинов соңгы этапны узганны беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Шулай итеп, 1нче гимназия - беренче, 4нче мәктәп - икенче, 3нче мәктәп өченче урыннарны алдылар.

Җиңүче команданы район хәрби комиссары Илгиз Галиев Кубок белән бүләкләде. Катнашучыларның һәрберсенә бассейнда бушлай йөзү өчен сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев