Әгерҗедә Расим Закиров истәлегенә спорт ярышлары уза
Спорт дөньясында

Әгерҗедә Расим Закиров истәлегенә спорт ярышлары уза

Спорт сөючеләр волейбол һәм шашка уеннарында сыналалар

Бу минутларда Әгерҗедә зур спорт бәйрәме гөрли. Куп еллар "Ялкын" хуҗалыгы, Иж-Бубый авыл советы белән җитәкчелек иткән Расим Гафи улы Закиров истәлегенә багышланган волейбол ярышы һәм шашка уеннары уза. Буген, 5 гыйнвар көнне, аңа 70 яшь тулган булыр иде.

Расим Гафиевичнең уллары Рафил, Марсель, Инсаф туганнары белән бергәләп һәр елны әтиләренең туган көнендә спорт сөючеләрне җыеп зур турнир уздыралар. Быел ул 8 нче тапкыр уза.

Спорт сөючеләрне район башлыгы Азат Вәлиев та сәламләде.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев