Әгерҗедә Расим Закиров истәлегенә волейбол һәм шашка ярышлары уза + ФОТО
Быел Расим абыйга 69 яшь тулган булыр иде.
Бүген Әгерҗедәге "Олимп" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Кырындыда "Чапаев" колхозында хезмәт юлын башлап, гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, соңыннан күп еллар Иж-Бубыйда "Ялкын" хуҗалыгын җитәкләгән, биредә авыл башлыгы булып эшләгән Расим Закиров истәлегенә уллары һәм туганнары райондашлар арасында волейбол һәм шашка ярышлары уздыралар.
Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үтә. Аның быелгысы ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев сәламләде. Биредә Әгерҗедән, авыллардан, Ижау, Кече Пургадан 22 шашка уйнау остасы катнаша. Ир-атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар дүрт яшь төркемендә уйныйлар.
Әгерҗедән “Ак Барс страхование“, Тирсә, Сарсак-Омга, Кадрәк, Кичкетаң командалары волейбол ярышларында җиңү өчен җан аталар.
– Шундый истәлекле елда ярышларда катнашуыбызга бик сөенәбез, – диделәр спорт сөючеләр.
Расим Закировның уллары Рафил – шашкада, Инсаф һәм Рафилнең улы Марат волейболда катнашалар. Оныклары Камил, Самат Мәрьям, бертуганы Илгизәрнең оныгы Илдан да шашка уйныйлар.
Спорт чараларын Расим абыйның балалары, оныклары, туганнары тамашга кылалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев