Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә “Спорт фестивале“ уза

23 мартта “Олимп” спорт комплексында Россия Президенты Владимир Путинның “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы турында”гы Указны имзалауга 5 ел тулу уңаеннан ГТО фестивале уза.

Программада – гәүдәне күтәрү, йөзү, отжимание, пресс ясау, урыннан ераклыкка сикерү кебек күнегүләр.

10-14 сәгатьләрдә  беренче тапкыр ГТО тапшыручыларны сайтта теркәү оештырыла. Моның өчен кәрәзле телефон булуы шарт. Элек теркәлгәннәрнең УИН-номерларын белүе мөһим.

10-11 сәгатьләрдә 1нче гимназия коллективы йөзү, 14-15 сәгатьләрдә башка төрләр буенча ГТО нормаларын тапшыра.

11 сәгатьтә – гомуми тезелү.

11-14 сәгатьләрдә төрле яшьтәгеләрдән нормативлар кабул ителә.

Үзегез белән йөзү кирәк-яраклары, икенче аяк киеме, спорт формасы алып килергә онытмагыз. “Бу көнне спортка битараф булмаган һәркем “Олимп”ка килеп ГТО нормаларын тапшырып кына калмыйча, төрле сынауларда рекорд та куя ала”, диләр спорт фестивален оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев