Әгерҗедә спорт учреждениеләре үз эшләрен яңартты
Спорт дөньясында

Әгерҗедә спорт учреждениеләре үз эшләрен яңартты

“Олимп“ спорт комплексы да үз ишекләрен ачты.

Спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов хәбәр итә:

  • Бу атнадан спорт сөючеләргә саф һавада спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Бу – “Орешник“ паркы да ачык дигән сүз. Әмма төп шарт – ике кешедән артык җыелмаска һәм бер-берегездән 5 метр дистанция сакларга.

“Олимп“ спорт комплексы да эшли башлады. Әмма биредә тренер белән шәхси тренировкалар гына уза.

Боз сараенда спорт резервындагы тренировкалар башланды. Бу – РФ һәм РТ җыелма составындагы спортчылар белән тренировкалар дигән сүз. Занятиеләр барышында спортчылар санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тиеш.

Ишегаллары һәм парклардагы уен һәм спорт мәйданчклары әлегә ябык. Әгерҗедәге стадион да эшләми. Монда шәхси занятиеләр уздыруга да рөхсәт юк.  

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев