Әгерҗедән Яна Шакирова Россия чемпионы исемен яулады
Спорт дөньясында

Әгерҗедән Яна Шакирова Россия чемпионы исемен яулады

Алга таба уңышлар телибез!

2020 елның 20 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Орел шәһәрендә 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар, 14-15 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар, 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында каратэ буенча Россия беренчелеге узды. Бу хакта Әгерҗе районының "Спорт мәктәбе" хәбәр итә.

Тренер Аракелян Грайр Ашотович җитәкчелегендә спортчыбыз Шакирова Яна Россия чемпионы булды һәм 1 урынны яулады!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев