Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗелеләрне “Манзара“ көрәш бәйгесендә көтәләр

Тәбәрледә туып-үскән, кечкенәдән әтисе Рәүфәт җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнгән, мәктәпне тәмамлап Казанда журналистлыкка укып ТНВ каналында “Батырлар“ тапшыруын алып барган, гомумән, татар көрәшен үстерү, халыкны келәм пәһлеваннары белән таныштыру өчен күп көч куючы якташыбыз Айдар ШӘЙМӘРДАНОВ, менә инде өченче ел бөтен татар дөньясын шаулатып, Казанда “Манзара“ көрәш бәйгесе уздыра.

Быелгы ярышның үзенчәлекләре турында Айдар Шәймәрдановның үзеннән белештек.

  • 18 январьда 13 сәгатьтә Татарстан башкаласында Казан дәүләт циркының яңартылган аренасында (Меңьеллык мәйданы, 2 йорт) ел саен үткәрелә торган «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Чара татар эстрадасы артистлары чыгышы, шулай ук көрәш ярышлары белән концерт тамашасын үз эченә ала.

Көрәш буенча ярышларда Татарстанда чемпион калган пәһлеваннар Сабантуй батырлары, шулай ук Россия һәм дөньяның иң яхшы көрәшчеләре профессиональ спортчылар, дәрәҗәле Бөтенроссия һәм халыкара турнирларда җиңүчеләр чакырылган.  Проект җиңүчегә чемпион поясы тапшырылачак. Көрәш абсолют авырлык категориясендә барачак. Тамашачылар өчен сәхнәдә Татарстан Республикасының танылган җырчылар чыгыш ясаячак. Тамашачылар арасында сатып алынган билетлар буенча автомобиль уйнату чараның бизәге булачак. Әлеге матур чарага якташларны – әгерҗелеләрне дә көтеп калабыз.

Программа

13:00-ярышларны ачу тантанасы;

14:00-15:00-финалга чыгу өчен көрәшчеләрнең башлангыч ярышлары һәм артистлар чыгышы;

15.00-16.00 – тәнәфес

16.00-17.30 -финалга чыгу өчен көрәш;

17.30-18.00-көрәш финалы;

18.00-19.00-автомобиль уйнату һәм җиңүчене игълан итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев