Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗенең булачак солдатлары биатлонда сыналдылар

Икенче ел рәттән хәрби-патриотик айлык кысаларында Әгерҗе районы хәрби комиссариаты булачак солдатлар өчен “Кышкы биатлон“ эстафета ярышы уздыра.

Узган ел ул 7-8 сыйныф укучылары арасында үткән булса, быелгы ярыш югары сыйныф һәм Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентларын җыйды. Солдат хезмәтен үтәргә әзерләнүче егетләр белән бергә старт сызыгына кызлар да бастылар. 2нче мәктәптән Елизавета Мерзлякова, Валерия Семенова, 4нче мәктәптән Амелия Галимҗанова, көчле затлар кебек үк 1200 метр араны чаңгыда узып, граната аттылар. Егетләр дистанцияне аркаларына винтовка аскан килеш уздылар. Беренче этаптан ук училище һәм 1нче гимназия укучылары Константин Ефремов һәм Ромео Сэрэтяну алга ыргылдылар. Алдагы өч этапта да әлеге уку йортлары егетләре башкаларга беренче-икенче урыннарга чыгарга мөмкинлек бирмәделәр. Нәтиҗәдә, училище – беренче, 1нче гимназия – икенче, 2нче мәктәп – өченче, 4нче мәктәп дүртенче урыннарны алдылар.

Район хәрби комиссары Илгиз Галиев ярышта катнашучыларга спорт белән ныграк шөгыльләнергә, күбрәк хәрәкәтләнергә дигән әмер бирде. Җиңү яулаган училище егетләре Константин Ефремов, Николай Подоницын, Роман Васильев, Айдар Хаҗиәхмәтов хәрби комиссар кулыннан Кубок алдылар. Призлы урыннар яулаган барлык командаларга акчалата премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев