Әгерҗенең гүзәл затлары Кече Пургада узган ярышта призлы урыннар алдылар
Спорт дөньясында

Әгерҗенең гүзәл затлары Кече Пургада узган ярышта призлы урыннар алдылар

Ярышлар Кече Пурга районы башлыгы призына үтте

Әгерҗедән Елена Латыйпова һәм Галина Хөрмәтова ут күршеләребез булган Кече Пурга районында ярышта катнаштылар.

Район башлыгы призына узган узышларда чаңгы юлларына чыгучылар бик күп булган. Киеренке ярышта әгерҗелеләр дә сынатмаган. Алар – призлы урыннарда. 

Елена да, Галина да Әгерҗедә уза торган чаңгы ярышларның да даими катнашучылары. Латыйповлар – гаиләләре белән чаңгычылар. Галинаны да “Орешник“ ял паркында еш очратырга мөмкин. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев