Иртәгә әгерҗелеләрне чаңгы юлларына дәшәләр
9 февральдә Татарстанның меңләгән спорт сөючеләре белән бергә әгерҗелеләр дә чаңгы юлларына басалар. Иртәгә Әгерҗедә һәм авылларда “Татарстан чаңгы юллары–2019“ ярышлары һәм “Хезмәткә һәм оборонага әзер“, ягъни ГТОның кышкы фестивале уза.
Шәһәрдә әлеге спорт чарасы “Орешник“ ял паркында оештырыла.
10 сәгатьтә – чаңгы базасы янында катнашучыларны теркәү.
10.40 сәгатьтә – стартка хатын-кызлар баса.
11.20 сәгатьтә – ир-егетләр ярышалар.
12.30 сәгатьтә – чаңгы юлларына укучылар чыгалар.
14 сәгатьтә – катнашучыларны бүләкләү.
Авылларда да “Татарстан чаңгы юллары–2019“ ярышлары зур оешканлык белән үтәчәк. Әлеге спорт чарасына төрле яшьтәге райондашларыбызны көтеп калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев