Иртәгә әгерҗелеләрне йөгерү юлларына көтәләр
Спорт дөньясында

Иртәгә әгерҗелеләрне йөгерү юлларына көтәләр

Бу шимбә, 21 сентябрьдә, илебезнең меңләгән спорт сөючеләре белән бергә әгерҗелеләр дә йөгерү юлларына чыгалар. Әгерҗедә “Милләтләр кроссы“ Ометов урамында уза, теркәлү – “Олимп“ спорт комплексы янында.

Әгерҗедә йөгерешчеләргә старт 13.30 сәгатьтә бирелә. Теркәү 11.30-13.00 сәгатьләрдә. Иң беренче йөгерү юлларына спортчылар чыга. Ир-егетләр – 3,5, хатын-кызлар 2,4 чакрым узалар. 14 сәгатьтән укучылар өчен старт бирелә. 15 сәгатьтә теләгән һәркем йөгерү юлларына баса ала.

13 сәгатьтән Ометов урамында юл ябыла.

6+

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев