Иртәгә Олимпиадага старт бирелә
9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза. Анда 92 илдән 2925 спортчы көч сынашачак. Барлыгы 102 комплект медаль уйнатыла. Моннан дүрт ел элек Сочида узган Олимпиададан соң спортчылар, җанатарлар әлеге мөһим чараны зарыгып көтте. Әмма халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең...
9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә XXIII кышкы Олимпия уеннары уза. Анда 92 илдән 2925 спортчы көч сынашачак. Барлыгы 102 комплект медаль уйнатыла.
Моннан дүрт ел элек Сочида узган Олимпиададан соң спортчылар, җанатарлар әлеге мөһим чараны зарыгып көтте. Әмма халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең 169 спортчысы нейтраль әләм астында катнашу мөмкинлеге генә алды. Чагыштыру өчен: АКШ җыелмасы - иң зурысы. Әлеге илдән 242 спортчы җиңү өчен җан атачак.
Олимпиадага чакыру алган Россия спортчыларының уеннарда әле тәүге тапкыр гына сыналуы. Кышкы Олимпиадада катнашырга җөрьәт иткән Малайзия, Сингапур, Эквадор, Эритрея, Косово һәм Нигерия кебек ил спортчылары да беренче тапкыр чыгыш ясый.
Россия спортчылары арасында җиде татар да бар. Татарстаннан да биш спортчы катнаша: чаңгы ярышларында - Анна Нечаевская белән Андрей Ларьков, сноубордта - Владислав Хадарин һәм Милена Быкова, тимераякта парлы фигуралы шууда Евгения Тарасова. Россия спортчылары арасында спортка беренче адымнарын Татарстанда ясаучылар барлыгы да мәгълүм.
Россия спортчыларына җиңүләр телибез. Аларның Олимпиадада Россиянең спорт ягыннан көчле ил булуын дәлилләячәкләренә ышанабыз.
Белешмә:
Иртәгә 14 сәгатьтә Матч-ТВ каналыннан Олимпия уеннарының ачылу тантанасын туры эфирда күрсәтәләр. Карарга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев