Казанга Владимир Путин килде
Бүген Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде. Ул дзюдо буенча Европа чемпионатын ачу тантанасында катнашты. Ярышларда 46 илдән 477 спортчы катнашуы көтелә. 16 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасында - 28 ир-ат һәм 16 хатын-кыз. Владимир Путин Татарстанга һәм Казанга олы рәхмәтен җиткереп: "Биредә спортның әһәмиятен аңлыйлар, аны яраталар һәм...
Бүген Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде. Ул дзюдо буенча Европа чемпионатын ачу тантанасында катнашты.
Ярышларда 46 илдән 477 спортчы катнашуы көтелә. 16 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасында - 28 ир-ат һәм 16 хатын-кыз.
Владимир Путин Татарстанга һәм Казанга олы рәхмәтен җиткереп: "Биредә спортның әһәмиятен аңлыйлар, аны яраталар һәм мондый чараларны менә дигән итеп уздыра беләләр", - диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев