22 апрель 2016 яңалыклары
-
Казанга Владимир Путин килде
Бүген Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде. Ул дзюдо буенча Европа чемпионатын ачу тантанасында катнашты. Ярышларда 46 илдән 477 спортчы катнашуы көтелә. 16 комплект медаль уйнатылачак. Россия җыелма командасында - 28 ир-ат һәм 16 хатын-кыз. Владимир Путин Татарстанга һәм Казанга олы рәхмәтен җиткереп: "Биредә спортның әһәмиятен аңлыйлар, аны яраталар һәм...
-
Биатлон йолдызлыгында – Байтуган егете
Ханты-Мансийскида биатлон буенча Россия Чемпионаты барганда әлеге спортны яратучы әгерҗелеләр үзебезнең якташыбыз - Байтуган авылында туып-үскән биатлончы Евгений ШАМЕЕВ өчен көч биргәннәрдер дип ышанам. Ул Удмуртиянең җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм матур уңышларга иреште. Евгений спринтта финишка унберенче булып килде. Пасьютта трассада өченче булып барса да, винтовкадан атканда патрон...
-
Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе була
30 апрельдә Әгерҗенең үзәк мәйданында бәйрәм алды ярминкәсе гөрләячәк. Май бәйрәмнәре алдыннан шәһәр халкына Красный бор, Азево, Кадыбаш, Иске Эсләк авыл җирлекләре хезмәт күрсәтә. Сатуда ит, сөт һәм сөт ризыклары, ашлык, бал, үсентеләр һәм баша авыл хуҗалыгы продукциясе булыр дип көтелә
-
Тукай геройлары әгерҗелеләрне “Яшьлек“ паркына чакыра
26 апрель - мәңге үлмәс даһи шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы һәм Шигырь көне. Шул уңайдан 26 апрельдә көндезге сәгать 2дә Әгерҗедәге "Яшьлек" ял паркына чакырабыз. Биредә сезне керү юлында ук Тукай геройлары Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә каршы алыр. Алар белән фотога да төшәргә мөмкин булачак. Бәйрәмдә Тукай...
-
Әгерҗе районы депутатлары авыр гаиләләргә киләчәкләр
Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый гаиләләрне, бигрәк...