Әгерҗе районы депутатлары авыр гаиләләргә киләчәкләр
Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын? Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый гаиләләрне, бигрәк...
Һәр бала бәхетле булу өчен туа. Әмма сабыена бәхетле балачак бүләк итү урынына гомерен шешәдәш дуслары белән кәеф-сафа корып уздыруга багышлаган ата-аналар да бар әле арабызда. Аларның хәзерге заманда да ачлы-туклы, пычрак киемдә йөрүче баласында эшләре юк. Бала мондый әти-әнидән нинди тәрбия алсын?
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый гаиләләрне, бигрәк тә андагы балигъ булмаган сабыйларны ныклы контрольгә алып, ата-аналарын туры юлга бастыруда, эшкә урнаштыруда халык хезмәтчесе булырга тиешле депутатларны да актив катнашырга чакырды. Бу бик тә мөһим эшне тормышка ашыру буенча Әгерҗе районында да боз кузгалды.
- Безне бигрәк тә 28 бала тәрбияләнүче катлаулы, авыр хәлдәге 20 гаилә борчый. Таң атты исә баш төзәтергә йөз грамм гына эзләүче, баласының тамагын туйдыру, өендә тәртип, чисталык булдыру турында уйлауны башына да кертмәүче мондый ир белән хатынны "әти-әни" дип әйтергә тел дә әйләнми. Әлеге авыр гаиләләрнең сигезендә ата-ана беркайда да эшләми һәм эшкә урнашырга теләкләре дә юк. Бернинди яхшылык күрми үсүче нарасыйлар кызганыч. Без шундый гаиләләрдәге дүрт сабыйны приютка урнаштырдык. Өч балалары булган бер гаиләне ата-ана хокукыннан мәхрүм иттек. Әмма бу хатын яңадан бала тапты, - ди җан әрнүе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Махсус комиссия әлеге гаиләләрдә еш була. Ләкин бу ата-аналар белән сөйләшүләр, акылга утырырга өндәүләр еш кына стенага борчак белән аткан кебек.
- Иң аянычы, алар шундый түбән тормыш дәрәҗәсеннән канәгать. "Без бала таптык, Хөкүмәт булышсын", дип таләп итүләре аларның сабыйларын тәрбияләүгә никадәр салкын каравы турында сөйли. Әмма Хөкүмәт биргән бала пособиесен дә күп очракта хәмергә алыштыралар бит алар. Бу гаиләләр белән даими эшләүләребез бөтенләй эзсез дип әйтеп булмый. Исәпкә куелган авыр гаиләләрдә әти-әниләрнең эчүчелектән дәваланып эшкә урнашкан, кешечә яши башлаган очраклары да бар. Без аларга өч яшьтән узган сабыйларын бакчага урнаштырырга ярдәм итәбез. Укучы балаларының мәктәпкә йөрүләрен, укуларын даими контрольдә тотабыз, - ди Римма Ринатовна.
Әмма эчүчелек сазлыгына кереп баткан ата-аналарның күңелләренә юл табу бик авыр. Алар еш кына участок инспекторына, профилактика органнары вәкилләренә ишек тә ачмыйлар, сөйләшергә дә теләмиләр, начар сүзләр белән сүгеп ташлыйлар, куркыткан чаклары да була. Иң куркынычы, эчүчелектән котылырга ярдәм итү тәкъдименә дә каршы киләләр бит алар. Бу эштә профилактика органнарына ярдәмгә халык хезмәтчеләрен - депутатларны да чакырып карарга булдылар.
- Аларны туры юлга чыгаруда сезнең сүзегез үтәр дип ышанабыз. Бүген иң мөһиме - аларны эчүчелектән дәваланырга ризалату. Без аларны Чаллыга бушлай дәвалануга җибәрә алабыз. Социаль яклау бүлеге Ижауда кодирование узган өчен матди яктан ярдәм итә. Айныган ата-ана белән эшләү барыбер җиңелрәк булачак, - ди Римма Гыйльметдинова.
- Күп кенә депутатларыбыз - уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәрләр. Исерек ата-ана дәваланырга риза булса, аларны эшкә урнаштыруда, йорт-җирләрен ремонтлауда эшмәкәр депутатларыбыз ярдәм итәрләр, - ди район башлыгы Валерий Макаров та.
Район һәм шәһәр Советлары депутатларына райондагы авыр гаиләләр бүлеп бирелде. Халык тарафыннан зур ышаныч күрсәтелеп сайланган депутатларыбыз эчүчелек белән шөгыльләнүче гаиләләрдә әти-әни тәрбиясе һәм назы күрмичә үсүче балалар язмышына битараф булмасыннар иде.
- Сабыйлар хакына дип булса да исерек ата-аналарны туры юлга бастыруда депутатларыбызның ярдәм итә алачакларына ышанам, - ди район башлыгы.
Сүз уңаеннан, Валерий Макаров үзе дә, бер авыр гаиләне алып, профилактик эш алып барачагын белдерде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Фото Интернеттан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев