Көчек егетләре Түбән Новгородка барачаклар
Спорт дөньясында

Көчек егетләре Түбән Новгородка барачаклар

Көчек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Түбән Камада укучы Дәниф Галиуллин кул көрәше буенча Татарстан Чемпионатында катнашты.

Ул, барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урын яулады. Аның абыйсы Рөстәм дә 21 яшькә кадәргеләр арасында чемпион калды. Ә авыр үлчәүдә өченче булды. Бертуган Галиуллиннар тиздән Түбән Новгородта узачак Идел буе федераль округы өчен армспорт буенча ярышка барачаклар. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев