Кичә Әгерҗедә шашка һәм волейбол ярышлары узды + ФОТО
Өч бертуган – Рафил, Марсель, Инсаф Закировлар һәм аларның туганнары кичә әтиләре Расим Закиров истәлегенә шашка һәм волейбол турниры уздырдылар.
Әгерҗедәге “Олимп“ спорт комплексында алтынчы тапкыр үткән ярышта быел да катнашучылар күп булды. Спорт сөючеләр Әгерҗедән, авыллардан, Кече Пургадан, Ижаудан килгәннәр иде.
Утызга якын яшүсмер һәм өлкәннәр шашка уенында сыналса, Әгерҗедән “Ак Барс страхование“, Кичкетаң, Тирсә, Сарсак-Омга, Кадрәк егетләре волейболда җиңү өчен җан аттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев